ГлавнаяИсполнителиНеизвестенҮтә кызыллар кимәгез
название:

Үтә кызыллар кимәгез


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 847 просмотров
Үтә кызыллар кимәгез
Үтә кызыл тиз уңа.
Артык яратып сөймәгез
Үкенүләргә була.

Бар ул мәхәббәт бар диеп
Үзәгемне өзмәгез.
Хәлләремнең шундый чагы
Бер киңәш тә бирмәгез.
Ялган сүзләргә ышанып
Ялкын утка кермәгез.
Таллар кебек бөгелерсез
Өзелеп ярлар сөймәгез.

Ашыкмагыз, ашкынмагыз
Хаталар ясар өчен.
Авырлыкларда сынагыз
Чын яратуның көчен.

Бар ул мәхәббәт бар диеп
Үзәгемне өзмәгез.
Хәлләремнең шундый чагы
Бер киңәш тә бирмәгез.
Ялган сүзләргә ышанып
Ялкын утка кермәгез.
Таллар кебек бөгелерсез
Өзелеп ярлар сөймәгез.

Күз яшьләре күл булса да
Тынычлык була алмас.
Бәхет янәшә йөрсә дә
Язмыштан узып булмас.

Бар ул мәхәббәт бар диеп
Үзәгемне өзмәгез.
Хәлләремнең шундый чагы
Бер киңәш тә бирмәгез.
Ялган сүзләргә ышанып
Ялкын утка кермәгез.
Таллар кебек бөгелерсез
Өзелеп ярлар сөймәгез.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Үтә кызыллар кимәгез" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен