ГлавнаяИсполнителиНеизвестенНичек ташлап китим, ничек ятим итим
название:

Ничек ташлап китим, ничек ятим итим


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 830 просмотров
Ничек ташлап китим, ничек ятим итим
Сөн буенда үскән талларны.
Ага чишмәләр дә, белмим нишләргә дә-
Ташлап китә алмам аларны.

Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам,
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп.

Елашырлар инде, җырлашырлар инде-
Мин талларга туган диярлек.
Әгәр китсәм алар - өянкеләр, таллар
Китәчәкләр миңа ияреп.

Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам,
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп.

Туып- үскән шушы җирнең мин бер кошы
Китәргә дип канат кагынам.
Кайгы- шатылкларым, шатлык- сагышларым
Җибәрмәсләр туган ягымнан.

Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам,
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ничек ташлап китим, ничек ятим итим" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен