название:
автор:
Алсу таңнарда мендек талларга
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1185 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Алсу таңнарда мендек талларга Без бергәләшеп, яшьлек дусларым. Сокландык көнгә, тыңладык бергә Туган якның моңлы кошларын. Яшьлек дусларым, якын дусларым Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар. Дуслыка һәр чак тугры калсакчы Мәңге сүнмәсен безнең учаклар. Җәйге иртәләр безне иркәләп Назлады шул чак, бәхет юрады. Төрле якларга ташлады язмыш Бормалы бит тормыш юллары. Яшьлек дусларым, якын дусларым Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар. Дуслыка һәр чак тугры калсакчы Мәңге сүнмәсен безнең учаклар. Ярсу хисләрне, саф хыялларны Яшьлек дусларын сагынмый кемнәр Онытылмый бердә яши күңелдә Бергә үткән иң матур көннәр. Яшьлек дусларым, якын дусларым Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар. Дуслыка һәр чак тугры калсакчы Мәңге сүнмәсен безнең учаклар.
А как ты думаешь, о чем песня "Алсу таңнарда мендек талларга" ?