название:
автор:
Син, син, син
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 950 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Син, син, син, Син - минем тормышым. Аткан ал таңым син. Син, син, син, Сулаган сулышым, Яшәгән җаным син. Сиңа мин инде - Язмышың, өлешең. Кайларга китсәң дә Мин - синең йөрәк тибешең. Син, син, син, Бер юлдан бергәләп Атларга тиеш без. Син, син, син, Адымнар ялгышмыйк. Абынмыйк, юл тигез. Сиңа мин инде - Язмышың, өлешең. Кайларга китсәң дә Мин - синең йөрәк тибешең. Син, син, син, Яши алмабыз бит Мин синсез, син минсез. Син, син, син, Сузыйк тормыш җебен Төерсез, өзексез. Сиңа мин инде - Язмышың, өлешең. Кайларга китсәң дә Мин - синең йөрәк тибешең.
А как ты думаешь, о чем песня "Син, син, син" ?