название:
автор:
Туйлар горли
автор:
♫ Айдар Галимов hэм Назира Яппарова
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1194 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Туйлар гөрли! Менә бәйрәм бүген Ике гашыйк ярлар кавышкан. - Мин яратам сине бердәнберем! - Мин яратам сине җанашым! - диеп алмашалар балдакларны Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр. Пар балдаклар кигән яшь парларны Туганнары тәбрик итәләр. Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк Пар аккошлар йөзгән күл кебек! Ихластан сөегез бер-берегезне Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек! Туйлар үтәр, яңа таңнар атар, Көннәрнең дә булыр төрлесе. Киләчәк буынга тормышыгыз, Булсын матур гаилә өлгесе! - Мин сине! - Мин сине ташламам, - дип Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр. Пар балдаклар кигән яшь парларны Туганнары тәбрик итәләр! Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк Пар аккошлар йөзгән күл кебек! Ихластан сөегез бер-берегезне Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!
А как ты думаешь, о чем песня "Туйлар горли" ?