ГлавнаяИсполнителиГүзәл ҖәләловаТалларым,талларым талларым,сезгэ тагын бер кайтыр идем!
название:

Талларым,талларым талларым,сезгэ тагын бер кайтыр идем!


автор:

Гүзәл Җәләлова


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 829 просмотров
Талларым

Кырларымда, болын, күлләремдә,
Калмадым шул, нигә калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
Боек тора моңсу талларым.

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Диңгез-таулар аша, чорлар аша,
Йөрәгемне сезгә ялгадым.
Кичерегез мине, еракларга
Ташлап киткән өчен, талларым.

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Үзем беләм, киткән юлларыма
Карый-карый күзем талганын.
Юк, мин болай бүтән яши алмыйм,
Кайтам сезгә, кайтам талларым!

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Талларым,талларым талларым,сезгэ тагын бер кайтыр идем!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен