ГлавнаяИсполнителиИлдар ХәкимовКавышкандай һаман көнләшәм
название:

Кавышкандай һаман көнләшәм


автор:

Илдар Хәкимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1107 просмотров
Кавышкандай һаман көнләшәм

1.Әйтеп кенә аңлата да алмыйм
Күңелемдә булган хисләрне.
Сиңа гына гашыйк булгангамы, 
Искә алам узган кичләрне.

Кушымта:
Нурын сипкән ай гына да түгел,
Йолдызлар да гашыйк иделәр.
Иңнәреңә яткан яфраклар да
Мине көнләштереп сөйделәр.

2.Кара бозда булган мәхәббәтне
Суытмады гомер чишмәсе.
Чияле чәй эчкән минутларга
Килә кайчак кайтып киләсе.

Кушымта.

3,Күзләремә бер каравың җитә,
Яшәр идем мени сөймәсәң.
Ап-ак карлар кунган чәчләреңә,
Кавышкандай һаман көнләшәм.

Кушымта.

Чәчләреңне сыйпап талгын җилләр,
Мине көнләштереп сөйделәр.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кавышкандай һаман көнләшәм" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен