ГлавнаяИсполнителиИльнур ГиниятуллинКөзге салкын (Ришат Галимов сүзләре)
название:

Көзге салкын (Ришат Галимов сүзләре)


автор:

Ильнур Гиниятуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1201 просмотр
Көзге салкын.

Көзге яңгыр ява
Көне буе, бертуктамый,
Каплап алган шәһәр өстен соры болытлар...
Моңсу миңа, йөрәк яна, 
Көзге салкын үтте җанга,
Язмышыммы, ялгышыммы – сине югалттым?!

Кушымта:
Әллә күрмәгәнмен,
Әллә теләмәдем – 
Ерагая гына барган безнең араны?
Сөю үтеп киткән, киткән,
Кыр казлары белән
Мин озатам кайтмас язларны...

Көзге урам буйлап
Атлыйм бүген ялгыз гына,
Сагыш кебек сары яфрак сарган юлымны...
Булды бәхет булган хәтле –
Сакламадык мәхәббәтне
Араларга үтеп керде көзнең салкыны!

Кушымта:
Әллә күрмәгәнмен,
Әллә теләмәдем – 
Ерагая гына барган безнең араны?
Сөю үтеп киткән, киткән,
Кыр казлары белән
Мин озатам кайтмас язларны...

13-15.09.2008

Ришат Галимов

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Көзге салкын (Ришат Галимов сүзләре)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен