ГлавнаяИсполнителиИльнур ГиниятуллинУл сине ярата (Ришат Галимов сузлэре)
название:

Ул сине ярата (Ришат Галимов сузлэре)


автор:

Ильнур Гиниятуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1480 просмотров
Ул сине ярата...

Бик сагынган чакларда,
Күңел тулган мизгелләрдә,
Күзләр яшькә тулса да,
Син янасың эчтән генә...

Кушымта:
Күзенә кара – 
Алар алдамас!
Ярата бит ул сине!
Бәхет шул инде – 
Ихлас сөюне
Какма кире...

Болытлы көннәреңдә,
Дөм караңгы салкын төндә,
Ниләр генә булса да,
Син тоярсың – ул янәшә!

Кушымта:
Күзенә кара – 
Алар алдамас!
Ярата бит ул сине!
Бәхет шул инде – 
Ихлас сөюне
Какма кире...

Матур сүзләр сорама –
Йөрәгендә аның ялкын
Сүзләр белән әйтеп булмас...
Тик бар караш – син аңларсың!

Кушымта:
Күзенә кара – 
Алар алдамас!
Ярата бит ул сине!
Бәхет шул инде – 
Ихлас сөюне
Какма кире...

31.08-04.09.2008

Ришат Галимов

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ул сине ярата (Ришат Галимов сузлэре)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен