ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваТеләк
название:

Теләк


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 722 просмотра
Теләк.

Син чиксезлек, зәңгәр күгем,
Йолдызым булсаң икән.
Йөрәгеңнең иң түрендә
Балкып ла торсам икән.

Кушымта:
Син офыгым, алсу шәфәкъ,
Кояшым булсаң икән.
Мөлдерәмә күзләреңә
Сер булып тулсам икән.

Син диңгезем, очсыз дәрьям,
Дулкыным булсаң икән.
Күңелеңне көйдерерлек
Ялкынлап янсам икән.

Кушымта.

Җәберләнгән үксез җанга
Сөю көч бирсә икән.
Вакыт чикләрен аударып
Бәхет нур сипсә икән.

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Теләк" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен