название:
автор:
Сиңа гына
автор:
Гузәл Уразова һәм Илдар
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1224 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Сиңа гына. Син янымда чакта миңа бәйрәм, Син булганда дөньям күңелле. Мин бәхетле бары синең белән, Яктыртучым тормыш күгемне. Кушымта: Сиңа гына йөрәк тулы назым, Син генә җырлы, моңлы сазым. Син минем мәңге сунмәс йолдызым, Салкында җылытучы язым. Куркыталмый мине бураннар да, Челләләр дә, әче җилләр дә, Чөнки сынауларда сынмый торган Пар канатлар безнең иңнәрдә. Кушымта. Сөйкемле һәм серле күзләреңнен Көзгесендә күрәм уземне. Мин ышанам бары тик син генә Яз итәрсен минем көземне. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "Сиңа гына" ?