название:
автор:
Талларым
автор:
Гүзәл Җәләлова
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1265 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Талларым Кырларымда, болын, күлләремдә, Калмадым шул, нигә калмадым?! Кайткан саен, үпкәләгән кебек, Боек тора моңсу талларым. Талларым, талларым, талларым, Сезне тагын бер күрер идем, Талларым, талларым, талларым, Сезгә тагын бер кайтыр идем! Диңгез-таулар аша, чорлар аша, Йөрәгемне сезгә ялгадым. Кичерегез мине, еракларга Ташлап киткән өчен, талларым. Талларым, талларым, талларым, Сезне тагын бер күрер идем, Талларым, талларым, талларым, Сезгә тагын бер кайтыр идем! Үзем беләм, киткән юлларыма Карый-карый күзем талганын. Юк, мин болай бүтән яши алмыйм, Кайтам сезгә, кайтам талларым! Талларым, талларым, талларым, Сезне тагын бер күрер идем, Талларым, талларым, талларым, Сезгә тагын бер кайтыр идем!
А как ты думаешь, о чем песня "Талларым" ?