название:
автор:
Юкка упкэлэгэн булып
автор:
Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 821 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Күңелкәем канатланды Сине тәү күргән чакта; Хәзер яна йөрәккәем Уйлабам синең хакта. Юкка үпкәләгән булып, Ятларга китәсең бит; Аны, мине, үзеңне дә Бәхетсез итәсең бит. Оныт, дисең, араларны Ничек өзәем икән; Аерылу газабына Ничек түзәем икән? Юкка үпкәләгән булып, Ятларга китәсең бит; Аны, мине, үзеңне дә Бәхетсез итәсең бит. Хәтерләсәң яшьлегеңне, Күзләреңә яшь тулыр; Эх, диеп бер үкенерсең — Гомерләр үткән булыр... Юкка үпкәләгән булып, Ятларга китәсең бит; Аны, мине, үзеңне дә Бәхетсез итәсең бит.
А как ты думаешь, о чем песня "Юкка упкэлэгэн булып" ?