название:
автор:
Дуслык жыры
автор:
Айдар Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1198 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Өфе — Казан арасы, Барасы да барасы. Дуслык юлын якын иткән Татар — башкорт баласы. Өфе — Казан, дус һәм туган, Алар мәңге бер таган. Бабайлардан мирас булып Безгә туганлык калган. Гөрләп яшә Башкортстаным, Һәм җырлы Татарстаным. Ык белән Сөн тоташтыра Татар — башкорт илләрен. Арада үсмәс чуп-үлән, Исмәс нәфрәт җилләре. Өфе — Казан, дус һәм туган, Алар мәңге бер таган. Бабайлардан мирас булып Безгә туганлык калган. Гөрләп үссен Башкортстаным, Һәм күрше Татарстаным. Яу - көрәштә — дус һәм иптәш, Бәйрәмнәр дә — табындаш. Татар — башкорт мәңге бергә, Татар — башкорт карындаш. Өфе — Казан, дус һәм туган, Алар мәңге бер таган. Бабайлардан мирас булып Безгә туганлык калган. Гөрләп яшә Башкортстаным, Һәм җырлы Татарстаным. Дуслык юлын якын иткән Татар — башкорт баласы. Безгә дус һәм туган булып Мәңге бергә каласы. Өфе — Казан, дус һәм туган, Алар мәңге бер таган. Бабайлардан мирас булып Безгә туганлык калган. Гөрләп яшә Башкортстаным, Һәм җырылы Татарстаным.
А как ты думаешь, о чем песня "Дуслык жыры" ?