название:
автор:
Аккош канат кагына
автор:
Гузель Ахметова
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 752 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Саргаямын сагышлардан, Сәгать саен сагынам. Сиңа сәлам әйтергә, дип, Аккош канат кагына. Сандугачлар өзеп сайрый Минем сагышларымны. Барсыннар әле яныңа, Борма аккошларымны. Аккошлар сүзсез аңлаша, Эх, син дә аңла, иркәм. Аккошлар тәрәзә какса, Ач тәрәзәңне иртән. Сандугачлар өзеп сайрый Минем сагышларымны. Барсыннар әле яныңа, Борма аккошларымны. Әйтергә генә кыймыйсың, Син дә сөясең, беләм. Сөюеңне язып җибәр Аккош канаты белән. Сандугачлар өзеп сайрый Минем сагышларымны. Барсыннар әле яныңа, Борма аккошларымны.
А как ты думаешь, о чем песня "Аккош канат кагына" ?