ГлавнаяИсполнителиЛейсан Гимаева Булат БайрамовМинем бэхетем- син
название:

Минем бэхетем- син


автор:

Лейсан Гимаева Булат Байрамов


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 814 просмотров
Сине миңа күкләр бүләк иткән,
Без бергә булырга тиеш куптән,
Һәрбер таңның синсез атуына
Мин риза булмамын инде бүтән.

Синсез минем таңнар караңгы төн,
Мин ышандым, мин яндым, мин көттем.
Хыялымда йөрткән назлы ярым,
Минем язмышым, минем бәхетем!

Син, мин - язның пар гөле,
Син,мин - мәхәббәт сере.
Бергә узар юлыбыз,
Икәү бәхетле булырбыз!

Тыңла,иркәм,йолдызлар серләшә.
Миннән ,хәттә, алар да көнләшә!
Чәчәк аткан гөлдәй син кадерле,
Мәхәббәт сиңа шундый килешә!

Әкиятләр чынга аша икән,
Син югалта күрмә мине,иркәм!
Бар җиханның назы йөрәгемдә,
Аны бары сиңа бүләк итәм!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Минем бэхетем- син" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен