ГлавнаяИсполнителиБулат ЗиганшинПар чишмэ
название:

Пар чишмэ


автор:

Булат Зиганшин


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1217 просмотров
Пар чишмә янында пар каен,
Шул каенда кошлар сайравы.
Шул каенда кошлар сайравын
Тыңларга дип төшәм көн саен.

Кушымта:
Пар чишмәдән челтерәп ага сулары.
Сулары көмеш аның,
Сулары көмеш аның.
Пар чишмәнең кушыла агым сулары.
Авыр икән шул дуслар,
Кыен икән шул дуслар
Ялгызың калулары.

Пар чишмә янында пар каен,
Без дә бергә идек көн саен.
Без дә бергә идек көн саен,
Кайларда соң минем җанкаем?

Кушымта:

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Пар чишмэ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен