название:
автор:
Очып кайтам
автор:
Булат Зиганшин
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1206 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Өянкеләр саный чакрымнарны, Колач җәя миңа каеннар. Әй, авылым, очып кайтам сиңа, Бәхет хисләрендә коенам. Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм, Чишмәләрдә иренем чылатам. Ә кичләрен тальян гармун тартып, Әнкәй, сине тагын елатам. Искә төшер узган яшьлегеңне, Оныт, әнкәй, оныт картлыкны... Син бу җирдә хәсрәтне күп күрдең, Татып калчы бераз шатлыкны. Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм, Чишмәләрдә иренем чылатам. Ә кичләрен тальян гармун тартып, Әнкәй, сине тагын елатам. Өянкеләр саный чакрымнарны, Боегып кала таныш каеннар... Авылыма очып кайтсам да мин... Китүләре бигрәк кыен ла. Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм, Чишмәләрдә иренем чылатам. Ә кичләрен тальян гармун тартып, Әнкәй, сине тагын елатам.
А как ты думаешь, о чем песня "Очып кайтам" ?