ГлавнаяИсполнителиБулат ҖиһаншинБезнең дөнья
название:

Безнең дөнья


автор:

Булат Җиһаншин


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1359 просмотров
Синең белән бергә бик тиз үтә бу вакыт,
Сизелми дә кала шул кадерле сәгатьләр.
Шатландыра шунсы кабат сөю назында
Очрашырга, кавышырга безгә сәбәп бар.
Син мине сөясең, мин дә сиңа тартылам
Башка кызлар минем өчен хәзер юк сыман.
Бер көн күрмәсәм дә сине бер ел буена
Күрмәгәндәй сагынам һәм бик тә юксынам.

Кушымта:
Синең белән бергә ничек рәхәт безгә
Безнең дөнья гел ямьле,
Бу дөньяда бар да матур, бар да кызык
Бөтен нәрсә гел тәмле.

Синең яннарыңа гел талпынам, ашкынам
Очар кошлар кебек күңелләрем ярсына.
Синең һәр сулышың, синең һәрбер карашың,
Һәрбер елмаюың исләрен дә барсыта.
Сиңа кадәр булмаган да кебек бу тормыш,
Сине күргәч кенә нурлар сибеп тормады.
Синең матурлыкны күрер өчен генә дип
Йолдызларын чәчеп күккә ай да калыкты.

Кушымта:

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Безнең дөнья" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен