ГлавнаяИсполнителиБулат ЗиганшинГазаплы мэхэббет
название:

Газаплы мэхэббет


автор:

Булат Зиганшин


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1546 просмотров
Очраштык без ялгыш кына,
Адаштырып язмыш кына.
Шатлык түгел, йөрәкләрдән,
Сатып тама сагыш кына.
Сагыш кына.

Син минеке,мин синеке
Дия алмагач, нигә сөю?
Саф мәхәббәт алып килә
Икән кайчак газап, көю.
Газап, көю.

Гомерлеккә, чәчне чәчкә
Бәйләр өчен юк бит чара.
Чарасыздан өзгәләнеп,
Бәргәләнә безнең җаннар.
Безнең җаннар.

Бик бәхетле, бик бәхетсез
Гашыйклары без җиханның,
Сиңа минсез, миңа синсез
Яме юкла бу дөньяның.
Бу дөньяның.

Очраштык ник ялгыш кына,
Адаштырды нигә язмыш?
Гомер буе янарбызмы,
Язмышлардан бармы узмыш?
Бармы узмыш?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Газаплы мэхэббет" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен