ГлавнаяИсполнителиНеизвестенӘгәр дә син бу яңгырда яныма килсәң
название:

Әгәр дә син бу яңгырда яныма килсәң


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1220 просмотров
Әгәр дә син бу яңгырда яныма килсәң,
Яшенне дә, ялганын да курмәм, ишетмәм.
Әгәр көтсәң ышанып мине бүген дә,
Димәк, безнең сөю гомергә.

Иртәдән үк яңгыр ява,
Болыт белән тулы hава.
Биеп тора кебек түбәгә.
Тели микән әллә болыт,
Төнгә кадәр кунак булып,
Күрешүне безнең өзәргә.

Әгәр дә син бу яңгырда яныма килсәң,
Яшенне дә, ялганын да курмәм, ишетмәм.
Әгәр көтсәң ышанып мине бүген дә,
Димәк, безнең сөю гомергә.

Яшеннәр дә артта кала,
Мин дә очам сиңа таба.
Иңнэремдә канат пар сыман.
Тамчылар бии урамда,
Горләвекләр шаулап ага,
Ә мин юлда сиңа ашкынам.

Әгәр дә син бу яңгырда яныма килсәң,
Яшенне дә, ялганын да курмәм, ишетмәм.
Әгәр көтсәң ышанып мине бүген дә,
Димәк, безнең сөю гомергә.

Болыт кермәс безнең арага,
Күңелдә бит якты язлар.
Яшеннәр уйнасын hавада,
Алар безне куркытмаслар.

Әгәр дә син бу яңгырда яныма килсәң,
Яшенне дә, ялганын да курмәм, ишетмәм.
Әгәр көтсәң ышанып мине бүген дә,
Димәк, безнең сөю гомергә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әгәр дә син бу яңгырда яныма килсәң" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен