ГлавнаяИсполнителиИркә һәм Булат ҖиһаншинУмырзая
название:

Умырзая


автор:

Иркә һәм Булат Җиһаншин


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 713 просмотров
Боз катлавы эрегәч, җир өстендә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.

Боз катлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым ла килә тизерәк,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек тиз үрләп...

Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп,
Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп...

Юк, мин яшәр идем озак - озак
Минем килми алай буласым,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек сугыласым...

Юк, мин яшәр идем, җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып,
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Умырзая" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен