ГлавнаяИсполнителиБулат ЗиганшинКазанда азан
название:

Казанда азан


автор:

Булат Зиганшин


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1028 просмотров
Казанымда азан тавышы,
Манарада айның балкышы.
Борынгыдан килгән аһәңнәрнең
Күңелләрдә калган сагышы.

Кушымта:
Иман пәрдәләрен ачсын әле
Азан тавышлары бүген дә.
Изге дога, изге теләкләр,
Тигез сафлар мәчет түрендә,
Түрендә, бүген дә...

Кол Шәрифтә ак теләкләр ява,
Манарада азан тавышы,
Казанымның аяз күгендә
Иман нурларының балкышы.

Кушымта.

Казанымда азан тавышы,
Манарада айның балкышы,
Борынгыдан килгән аһәңнәрнең
Күңелләрдә калган сагышы.

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Казанда азан" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен