название:
автор:
Казанымда азан тавышы
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1072 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Казанымда азан тавышы, Манарада айның балкышы. Борынгыдан килгән аһәңнәрнең Күңелләрдә калган сагышы. Кушымта: Иман пәрдәләрен ачсын әле Азан тавышлары бүген дә. Изге дога, изге теләкләр, Тигез сафлар мәчет түрендә, Түрендә, бүген дә... Кол Шәрифтә ак теләкләр ява, Манарада азан тавышы, Казанымның аяз күгендә Иман нурларының балкышы. Кушымта. Казанымда азан тавышы, Манарада айның балкышы, Борынгыдан килгән аһәңнәрнең Күңелләрдә калган сагышы. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "Казанымда азан тавышы" ?