ГлавнаяИсполнителиФЛОРИТ ВАХИТОВКИТЭР БУЛГАЧ,КИЛМЭ СИН
название:

КИТЭР БУЛГАЧ,КИЛМЭ СИН


автор:

ФЛОРИТ ВАХИТОВ


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 671 просмотр
Ильдар Ногманов көе Алсинә Сәлахова сүзләре 

Кайнар иреннәрең белән иркәләп,
Битләремнән үпмә син, үпмә син,
Яратса - ташламас ул диеп,
Зинһар өмет итмә, итмә син.

Синсез мин яши алмам, диеп,
Җаннарыма тимә, тимә син,
Китәр булгач ялгыз, ялгыз итеп,
Яннарыма килмә, килмә син.

Йөрәгемдә яулап урын алган,
Хисләремнән көлмә син, көлмә син,
Ятлар белән чагыштырып мине,
Йөрәгемне телмә, телмә син.

Синсез мин яши алмам, диеп,
Җаннарыма тимә, тимә син,
Китәр булгач ялгыз, ялгыз итеп,
Яннарыма килмә, килмә син.

Ялгышларыңны үзең таный бел,
Акланулар тапма син, тапма син,
Сөюләрең әгәр чынлап булса-
Мәхәббәтне сакла, сакла син.

Синсез мин яши алмам, диеп,
Җаннарыма тимә, тимә син,
Китәр булгач ялгыз, ялгыз итеп,
Яннарыма килмә, килмә син.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "КИТЭР БУЛГАЧ,КИЛМЭ СИН" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен