ГлавнаяИсполнителиDJ Radik ft. Алсу АбелхановаЯнам гына бит инде
название:

Янам гына бит инде


автор:

DJ Radik ft. Алсу Абелханова


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1033 просмотра
Арыш юлы бер генә,
Сөйгәнемне күр генә.
Түтәлләргә - гөлгә сипмә,
Су сип йөрәккәемә.

Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.

Эзләмә дә, юк бүтән
Минем кебек көйгәннәр.
Үзем куркам, үзем көтәм,
Кайда тагын шундый бар?

Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.

Иртән ап-ак карлар яуса,
"Ява бирсен!" - диярсең.
Кача алмассың, язмыш язса,
Куркакны да сөярсең.

Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Янам гына бит инде" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен