ГлавнаяИсполнителиГузаль уразоваЯкын дусларсыз калмыйк Тормышның әлегә башы,
название:

Якын дусларсыз калмыйк Тормышның әлегә башы,


автор:

Гузаль уразова


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 676 просмотров
Тормышның әлегә башы,  
Мәхәббәте мәңгелек. 
Матур җырлар белән бизик, 
Бүләк итик изгелек. 

Ялгыз үтмәсен гомерләр, 
Зур эшләр белән кайныйк, 
Илне-җирне яр яратыйк, 
Якын дусларсыз калмыйк. 

Яшьлекне бергә каршылап 
Бергә озатыр өчен 
Ешрак күрешик, дусларым, 
Үкенеч калмас өчен. 

Ялгыз үтмәсен гомерләр, 
Зур эшләр белән кайныйк, 
Илне-җирне яр яратыйк, 
Якын дусларсыз калмыйк. 

Аралар ерак булса да 
Сез дусларны сагынам, 
Бергә йөргән вакытларны 
Уйлап сезгә талпынам. 

Ялгыз үтмәсен гомерләр, 
Зур эшләр белән кайныйк, 
Илне-җирне яр яратыйк, 
Якын дусларсыз калмыйк.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Якын дусларсыз калмыйк Тормышның әлегә башы," ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен