название:
автор:
Әгәр сөйсәң
автор:
Сөмбел Билалова
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 708 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Янымда кояш кебек балкырсың, Күктән йолдыз булып атылырсың. Әгәр сөйсәң, сөю ятьмәсенә эләксәң. Умырзая булып елмаермын, Иртән чыклар булып явармын, Әгәр сөйсәң, синең өчен яшим дисәң. Сөям, сөям, Шул сөюемнән көям. Көнләшәм айлы төннән, Ул гашыйк сиңа күптән. Безнең өчен туа таңнар җирдә, Төнбоеклар пышылдаша күлдә. Безнең өчен, безнең өчен туган хисләр. Мәхәббәтсез калса бу җан, нишләр? Ятим калыр бергә узган кичләр. Сихри хисләр, сөю эзләп дөнья гизәм. Сөям, сөям, Шул сөюемнән көям. Көнләшәм айлы төннән, Ул гашыйк сиңа күптән.
А как ты думаешь, о чем песня "Әгәр сөйсәң" ?