ГлавнаяИсполнителиАйгуль СагынбаеваСине котеп
название:

Сине котеп


автор:

Айгуль Сагынбаева


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 770 просмотров
Иртә таңнан кояш нуры төшеп, 
Битләремә кинәт кагылды.
Керфекләрен ачмый йоклап ята,
Чәчәкләргә, белмим, ни булды?

Чәчәкләр үстереп, син кайтканны көтеп
Үтәр микән минем бу гомер?
Сөеп ярсыз калсам, башым уйга салсам,
Юатырга, белмим, кем килер?

Чәчәкләрем бәлки уянырлар,
Сулар сибер карыйм ичмаса.
Мәшәкатьләр, белмим, кирәк микән,
Чәчәк үсеп, сөю булмаса.

Чәчәкләр үстереп, син кайтканны көтеп
Үтәр микән минем бу гомер?
Сөеп ярсыз калсам, башым уйга салсам,
Юатырга, белмим, кем килер?

Салкын җилләр исеп, карлар ява,
Чәчәкләрем гөрләп үсәләр.
Сөю җылысына төренепме,
Син кайтканны алар көтәләр.

Чәчәкләр үстереп, син кайтканны көтеп
Үтәр микән минем бу гомер?
Сөеп ярсыз калсам, башым уйга салсам,
Юатырга, белмим, кем килер?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сине котеп" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен