название:
автор:
Өздереп бер карадың да
автор:
Салават (24 сезон)
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 639 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Өздереп бер карадың да Яндырдың йөрәгемне. Өздереп бер карадың да Яндырдың йөрәгемне. Хәзер белмим кайда басып, Ни эшләп йөргәнемне. Хәзер белмим кайда басып, Ни эшләп йөргәнемне. Сизмим түбәнгә төшкәнне, Үрләргә менгәнемне. Сизмим түбәнгә төшкәнне, Үрләргә менгәнемне. Күрмим нәрсә күргәнемне, Белмим ни белгәнемне. Күрмим нәрсә күргәнемне, Белмим ни белгәнемне. Хушны алып ут кабыздың, Суып да сибәрсәңме? Хушны алып ут кабыздың, Суып да сибәрсәңме? Су сипмәсәң беләсеңме Көенеп кибәсемне? Су сипмәсәң беләсеңме Көенеп кибәсемне? Ут чәчеп мин дә карасам Хисеңне сөйләрсеңме? Ут чәчеп мин дә карасам Хисеңне сөйләрсеңме? Мин янган утларда янсаң Үзең соң түзәрсеңме? Мин янган утларда янсаң Үзең соң түзәрсеңме?
А как ты думаешь, о чем песня "Өздереп бер карадың да" ?