название:
автор:
Без кабызган учаклар (минус)
автор:
Гүзәл Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 837 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Без кабызган учаклар Маяк булып яна ярда, Ялкынланып төнге учак. Сүнмәс кебек беркачан да, Дөрләр төсле шулай һәрчак. Хәтеремдә ул чакларның Чаткылары балкыр әле. Яшь гомерләр үтсәләр дә, Сөю уты калыр әле. Кушымта: Без кабызган учакларның Чаткылары нур чәчә, Бөтерелеп ялкын бии, Йөрәкләргә дәрт күчә. Яңгырлар да сүндерә алмас Сөю булган учакларны. Вакытлар да суыта алмас Безнең кайнар кочакларны. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "Без кабызган учаклар (минус)" ?