ГлавнаяИсполнителиГүзәл Уразова һәм Зөлфәт ХәкимХәерле юл (live, Татар җыры 2009)
название:

Хәерле юл (live, Татар җыры 2009)


автор:

Гүзәл Уразова һәм Зөлфәт Хәким


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1035 просмотров
ХӘЕРЛЕ ЮЛ

Зөлфәт Хәким көе һәм сүзләре.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл...
Бу дөньяда юллар авыр, түземле бул.
Керфегеңә төшеп кунган ак кар бөртекләренең
Күз яшенә әверелгән мизгеле бу.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл,
Инде кабат сине миңа китермәс ул.
Тау артында котылгысыз янып калган шәфәкъ булып,
Мәхәббәтнең әкрен генә сүнүе бу.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл,
Офыклардан офыкларга сузылган ул.
Икебезгә язмыш биргән бәхет татлы бер мизгелнең
Мәңгелектән мәңгелеккә китүе бу.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл...
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Хәерле юл (live, Татар җыры 2009)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен