ГлавнаяИсполнителиЗОЛЭЙЛЭБәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын.
название:

Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын.


автор:

ЗОЛЭЙЛЭ


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1126 просмотров
..."Хәзер кайтам" диеп киттең.
Кемнәр кисте юлларың?
Минем алтын йолдызымны
Кайсылары урлады?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Канатларым идең минем, 
Үткер сүзләрем идең. 
Әйтегезче, бөркетемә 
Кемнең күзләре тиде?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Кырлар буйлап сине эзлим, 
Минем өмет йолдызым. 
Хәзер кайтам дидең үзең. 
Ник калдырдың ялгызым?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын. 
Бәгырем, йөргән эзләрең гел чәчәкләргә тулсын. 
Көмеш нурларга тулсын. 
Гөлчәчәкләргә тулсын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен