ГлавнаяИсполнителиНеизвестенСин эзләмә мине шаулы урамнардан
название:

Син эзләмә мине шаулы урамнардан


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1024 просмотра
Син эзләмә мине шаулы урамнардан,
Мин килеп чыгармын көзге томаннардан.
Син эзләмә мине, күзләп язлар ягын,
Мин бу табигатьнең кышка атлаган чагы.

Син эзләмә мине аны бураннардан,
Мин чәчәк атармын җәйге болыннарда.
Син эзләмә мине, төсләрнең гел агын,
Мин бу табигатьнең гөлгә күмелгән чагы.

Аяз көндә, зәңгәр күкне ярып,
Яшен сукса, бу-минем нәфрәтем.
Тик шулай да һаман кайтып
Мин җиргә тезләнәм.

Минем юлым якты, йолдызлы нуры,
Бу хәяткә күп минем рәхмәтем.
Тик шулай да мине син җирдә, 
Син җирдә эзләмә...

Син эзләмә мине төнге күккә карап,
Табалмассың җавап, йолдызларны санап.
Син эзләмә мине, нәрсә әйтим тагын?
Мин күктәге айның күренми торган ягы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син эзләмә мине шаулы урамнардан" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен