ГлавнаяИсполнителиНеизвестен1. Назлап, сөеп кенә үстердеңлә
название:

1. Назлап, сөеп кенә үстердеңлә


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1231 просмотр
1. Назлап, сөеп кенә үстердеңлә
Моң чишмәсен салдың күңелгә.
Әнкәй, куеныңда гомерлеккә
Торып калу мөмкин түгеллә.

Кушымта:
Әни, әни, артык борчылма әле,
Моңсу нурлар сирпеп карама.
Хәерле юл, телә, хәерле юл
Олы юлга чыккан балаңа.

2. Зәңгәр хыял дәшә еракларга
Ак бәхетен җәйгән канатым
Әнкәй, синең күзләр белән күреп
Бу дөньяны шашып яраттым.

Кушымта:
Әни, әни, артык борчылма әле,
Моңсу нурлар сирпеп карама.
Хәерле юл, телә, хәерле юл
Олы юлга чыккан балаңа.
Эни, эни ...

3. Гомерлеккә җитәр җылы бирдең
Эни, синең назлы кочагың.
Мәңге сүнми көтеп торсын мине,
Туган йортның якты учагы.

Кушымта:
Әни, әни, артык борчылма әле,
Моңсу нурлар сирпеп карама.
Хәерле юл, телә, хәерле юл
Олы юлга чыккан балаңа.
Эни, эни ...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "1. Назлап, сөеп кенә үстердеңлә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен