ГлавнаяИсполнителиНеизвестенТып-тын калган төнге авыл
название:

Тып-тын калган төнге авыл


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 611 просмотров
Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгəн уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хəтер уйный, керми йокы.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрəм монда.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.

Хəтерлəсəң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантəпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тып-тын калган төнге авыл" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен