ГлавнаяИсполнители[♫]Сомбел БилаловаМин тошемдэ сине тагын курдем
название:

Мин тошемдэ сине тагын курдем


автор:

[♫]Сомбел Билалова


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 763 просмотра
Бүген төштә тагын сине күрдем.
Килеп утырдың да яныма,
Кайтыр идем, кайтыр идем, дидең,
Сине күргән тәүге языма.

Күтәрелдең, китим, әле, дисең,
Сине күргән тәүге языма.
Гөнаһларны җуеп, хаталарны куеп,
Кайтыйм әле, дисең, яныңа.

Күзләремә тутырып карадың да,
Буталдым мин, дидең, буталдым.
Күрми калдым, сизми калдым,
Югалттым мин сине, югалттым.

Ә еракта ишетелде тагын,
Бәгырькәем, дигән тавышың.
Бар да бетте, бар да юкка чыкты,
Калды бары йөрәк сагышы.

Күзләремә тутырып карадың да,
Буталдым мин, дидең, буталдым.
Күрми калдым, сизми калдым,
Югалттым мин сине, югалттым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин тошемдэ сине тагын курдем" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен