ГлавнаяИсполнителиАйдар ТимербаевТаныш бүлмә, безнең ишек, онытылсын инде ничек, бер алманы 5 кә бүлгән як
название:

Таныш бүлмә, безнең ишек, онытылсын инде ничек, бер алманы 5 кә бүлгән як


автор:

Айдар Тимербаев


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1477 просмотров
Яшьлегемне эзләп йөрдем,
Күренмәсме дигән идем.
Югалмаган икән әле,түгел еракта.
Әнә бит ул көтә безне,т
әрәзәдә генә күзе.
Алып килде мине яшьлек
Тулай торакка.

Әнә бит ул безнең ишек, 
онытылсын инде ничек
бер алманы 5 кә бүлгән якты мизгелләр.
кайларда соң сез, дусларым, 
Бер җыелыйк әле тагын, әй, өзелеп Сагына бит сезне куңелләр.

Тулай торак- йөрим урап,
Елмаеп,хәлләрен сорап,
Тәүге ярым килеп чыгар кебек тоела.
Бүлмә саен бәйрәм кебек,
Үзебез дә шулай элек
Утларыбыз сүндермәдек төне буена.

Тар бүлмәләрне киң итеп,
Бөтенесен дә бер итеп
Шаулап йөргән чакларыбыз
Кайда,кайда соң?
Күрешик, дуслар, күрешик,
Хәлләребезне белешик.
Әйдә әле, үкенечләр булып калмасын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Таныш бүлмә, безнең ишек, онытылсын инде ничек, бер алманы 5 кә бүлгән як" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен