название:
автор:
Күзләремә ул карый
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 792 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Күзләремә ул карый, Килеп хәлемне сорый. Яратмыйм бит мин аны, Ник ул шуны аңламый? Күземнән яшьләр тама, Йөрәгем уттай яна. Тилмерәм, уйлыйм, көтәм - Мин бит башканы сөям. Әллә гаеп миндәме? Сөйгәнем миннән читтә, Сөймәгән мине көтә. Кара ялкынлы күзләрне Эзлим мин бар җирдән дә, Зәңгәр караш моңсу гына Һәрчак миңа төбәлгән. Хәсрәт тулы сөюемнән Йөрәк тилегә әйләнгән, Яратмыйча яратулар Бигрәк лә авыр икән. Әллә гаеп миндәме? Сөйгәнем миннән читтә, Сөймәгән мине көтә.
А как ты думаешь, о чем песня "Күзләремә ул карый" ?