название:
автор:
Биек тауга менеп бер жырладым
автор:
♫ Гузель Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 641 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Нигә болай ашкынасың, йөрәк? Нигә болай ярсып тибәсең? Сөйгән ярым ятларга каласын Әллә инде алдан сизәсең? Биек тауга менеп бер җырладым, Сахраларга китте тавышым. Сахраларга китсә дә тавышым, Басмады йөрәк сагышын. Үтә яшьлек, зая үтә яшьлек, Минем йөрәк шуңа ярсыды. Сөйгән ярым белән бу аерылу Яшьлек белән саубуллашудыр. Биек тауга менеп бер җырладым, Сахраларга китте тавышым. Сахраларга китсә дә тавышым, Басмады йөрәк сагышын. Зәңгәр күккә карап бер уфтандым, Утлар булып чыкты сулышым. Утлар булып чыкса да сулышым, Басмады йөрәк сагышын. Биек тауга менеп бер җырладым, Сахраларга китте тавышым. Сахраларга китсә дә тавышым, Басмады йөрәк сагышын.
А как ты думаешь, о чем песня "Биек тауга менеп бер жырладым" ?