ГлавнаяИсполнителиКем син????????Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы, Әллә сөяркәме, аңламыйм... "Яратам", -дип әйтер
название:

Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы, Әллә сөяркәме, аңламыйм... "Яратам", -дип әйтер


автор:

Кем син????????


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1561 просмотр
Син көтмисең минем килүемне,
Ә килгәндә кумыйсың...
Мин дә сине сагынмыйм шикелле,
Ләкин онытылмыйсың.

Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм...
"Яратам", -дип әйтергә теләмим,
"Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм...

Тикшермисең, гаеп эзләмисең,
Үпкәләмисеңме син?
Ләкин үзең минем хәлләремне
Әйтмәсәң дә беләсең...

Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм...
"Яратам", -дип әйтергә теләмим,
"Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм...

Парлылар да көнләшәләр иде,
Йөрәгебез тулмады.
Буш вәгъдәләр биреп бер-беребезне
Алдап йөргән булмады.

Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм...
"Яратам", -дип әйтергә теләмим,
"Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм...

"Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм... 
Кем син?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы, Әллә сөяркәме, аңламыйм... "Яратам", -дип әйтер" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен