ГлавнаяИсполнителиГузэл УразоваЯзмыш йомгак сутэ
название:

Язмыш йомгак сутэ


автор:

Гузэл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 645 просмотров
Таңда каршы алам
Аксыл томан аша,
Алсуланып чыккан кояшны.
Күзләр белән саныйм
Үткән гомер юлын,
Шул юлларда калган язмышны.

Кушымта:
Гомер үтә,үтә
Язмыш йомгак сутә
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый,
Яшьлегемэ кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Җиллэр искән чакта
Тарала ак томан,
Әллә шулмы язмыш җилләре?
Язгы җилләр аша
Мин дә кайчак көтәм
Яшьлегемнән килгән хәбәрне.

Яшьлегемдә калган
Мизгелләрен түгел,
Яшьлегемнең үзен сагынам.
Яшьлек белән көзем,
Еллар арасында
Кабат сарыла куе ак томан.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язмыш йомгак сутэ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен