ГлавнаяИсполнителиНеизвестенСоң булса булсын
название:

Соң булса булсын


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1353 просмотра
Соң булса булсын,
Таңнар яңарсын,
Син шул таңнарда
Чулпан булып янарсын.
Икәү сүтәрбез гомер карасын,
Тик ярату калсын.
Минсез калсаң -
Төннәр йотар сине.
Онытма мине, онытма мине.

Онытма мине,
Кул җылым яши hәр болытта,
Онытма мине,
Утларда яндыр, тик онытма,
Тик онытма.
Онытма мине,
Бик якын тоям бәхет хисен.
Онытма мине,
Юл эзлим сиңа кайтыр өчен,
Кайтыр өчен.

Соң булса булсын,
Язлар калсыннар.
Шул язда сине минем назым каршылар.
Бергә үрербез бәхет толымын,
Тик ярату булсын, булсын, онытма.
Минсез калсаң -
Көзләр йотар сине.
Онытма мине, онытма мине.

Онытма мине,
Кул җылым яши hәр болытта,
Онытма мине,
Утларда яндыр, тик онытма,
Тик онытма.
Онытма мине,
Бик якын тоям бәхет хисен.
Онытма мине,
Юл эзлим сиңа кайтыр өчен,
Кайтыр өчен.

Ул көтәр син кайтырны...

Минсез калсаң -
Төннәр йотар сине.
Онытма мине, онытма мине.

Онытма мине,
Кул җылым яши hәр болытта,
Онытма мине,
Утларда яндыр, тик онытма,
Тик онытма.
Онытма мине,
Бик якын тоям бәхет хисен.
Онытма мине,
Юл эзлим сиңа кайтыр өчен,
Кайтыр өчен.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Соң булса булсын" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен