название:
автор:
Эзләмә син кабат очрашулар.
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 602 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Эзләмә син кабат очрашулар. Юлларыбыз күптән аерылган. Тормыш сукмаклары чәбәләнгән, Өмет канатлары каерылган (х2) Беркайчанда мин синеке булмам. Кояш инде төшкә авышкан. Кулларымнан гөлләр сибелсә дә, Узып булмый икән язмыштан. (х2) Эзләмә син кабат очрашулар: Үз тиңең бар, сиңа ни кирәк. Яшьлек хыялларын өзлеп сагына - Әллә җуләр микән бу йөрәк. Беркайчанда мин синеке булмам. Кояш инде төшкә авышкан.. Кулларымнан гөлләр сибелсә дә, Узып булмый икән язмыштан (х2) Беркайчанда мин синеке булмам. Кояш инде төшкә авышкан. Кулларымнан гөлләр сибелсә дә, Узып булмый икән язмыштан (х3) Эзләмә син кабат очрашулар (х2)
А как ты думаешь, о чем песня "Эзләмә син кабат очрашулар." ?