название:
автор:
Taбалмассын якшыракны
автор:
Дилэ Нигматуллина
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 793 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Үзең сөям дә димисең, Сөймим дип тә әйтмисең. Мине якын җибәрмисең, Ятларга да бирмисең. Янәшәңдә яңа ярлар, Көн саен алышына. Нишләрсең, мин дә ятларга Карасам ялгыш кына. Йолдызларга тиңләп йөргәндә Юлыңдагы һәр кызны, Югалтырсың инде, җаным, Кулыңдагы йолдызны. Әллә ерактагы кояш Чыннан да яктыракмы? Таба алмассың шул, җаным, Миннән дә яхшыракны. Үзең сөям дә димисең, Сөймим дип тә әйтмисең. Мине якын җибәрмисең, Ятларга да бирмисең. Мине яратуыңны да Яшерәсең юри син, Яшь гомерне әрәм итеп Икеләнеп йөрисең. Йолдызларга тиңләп йөргәндә Юлыңдагы һәр кызны, Югалтырсың инде, җаным, Кулыңдагы йолдызны. Әллә ерактагы кояш Чыннан да яктыракмы? Таба алмассың шул, җаным, Миннән дә яхшыракны.
А как ты думаешь, о чем песня "Taбалмассын якшыракны" ?