ГлавнаяИсполнители♫ Зө-ләй-ләМин яратам сезне
название:

Мин яратам сезне


автор:

♫ Зө-ләй-лә


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 618 просмотров
Мин яратам сезне яшерен генә,
Хыялымда назлап иркәлим.
Мәхәббәтем сибә җылы нурын.
Кояштай язгы иртәмен.

Мин яратам сезне эчтән генә.
Сөюләрем җырга әйләнгән.
Һәрбер сүзе, hәрбер юлы аның
Сезнең исем белән бәйләнгән.

Мин яратам сезне куркып кына,
Белә калса ярар иде, дип.
Өметләнәм үзем: сизә калса,
Ул да шулай янар иде, дип.

Мин яратам сезне эчтән генә.
Сөюләрем җырга әйләнгән.
Һәрбер сүзе, hәрбер юлы аның
Сезнең исем белән бәйләнгән.

Мин яратам сезне язлар белән,
Җәйләр белән hәм көзләр белән,
Табигатьнең җылы мәхәббәтен
Сезгә, дуслар, сезгә бүләк итәм.

Мин яратам сезне эчтән генә.
Сөюләрем җырга әйләнгән.
Һәрбер сүзе, hәрбер юлы аның
Сезнең исем белән бәйләнгән.

- Кызлар, ә сез кемне яратасыз?
- Ә син үзең кемне яратасың?
- Минме? Мин барысын да яратам!
- Нәрсә?!
- Ничек барысын да?!
- Менә шулай инде: барысын да яратам!
- И-и, җүләр син!

Мин яратам сезне эчтән генә.
Сөюләрем җырга әйләнгән.
Һәрбер сүзе, hәрбер юлы аның
Сезнең исем белән бәйләнгән.

Мин яратам сезне куркып кына,
Хыялымда назлап иркәлим,
Ә мин яратам сезне...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин яратам сезне" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен