ГлавнаяИсполнители♫ Зө-ләй-ләТоманнар
название:

Томаннар


автор:

♫ Зө-ләй-лә


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1493 просмотра
Ярлардан ярлар күренми, су өсләре – ак томан.
Чыгарсың кебек йөгереп шул ак томан артыннан.
Дәшсәм ишетәрсе кебек, кул сузсам да җитәр күк,
Сагышымны аңа салсам, томан алып китәр күк.

Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,
Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.
Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,
Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.

Килер синең дә хисләрең – томаннар килер алып.
Җибәр йөрәгең җылысын ак томаннарга салып.
Синең ярда ничек икән? Минем ярда ак томан.
Сине күкрәгемә кысып томанда басып торам.

Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,
Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.
Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,
Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Томаннар" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен