ГлавнаяИсполнители♫ Зө-ләй-ләСау булыгыз
название:

Сау булыгыз


автор:

♫ Зө-ләй-лә


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 745 просмотров
Аерылыр минутлар да килде.
Сизелми дә үтте бу кичләр.
Җырлаштык та, көлештәк тә бергә.
Уртак булды безнең уй-хисләр.

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!
Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!
Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә
“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез.

Рәхмәт сезгә алкышыгыз,
Җылы караш, уртак хис өчен.
Рәхмәт сезгә бергә-бергә үткән
Җырлы-моңлы шушы кич өчен.

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!
Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!
Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә
“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез.

Хушлашмыйк без, саубуллашыйк кына.
Очрашулар өмет итәбез.
“Очрашканга хәтле сау булыгыз,
Якын дуслар!” диеп китәбез.

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!
Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!
Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә
“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сау булыгыз" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен