ГлавнаяИсполнителиНеизвестенТөнбоеклар күлдә башын игән
название:

Төнбоеклар күлдә башын игән


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1130 просмотров
Төнбоеклар күлдә башын игән,
Кояш нурларыннан сүрелеп.
Таш бәгырьле җанга әйләнгәнсең
Җит җирләрдә бик озак йөреп.

Күзләреңдә синең сөю көче -
Эреп китәм сине бер күреп.
Яратудан барыбер тыялмассың,
Чит җирләрдә бик озак йөреп.

Күл буенда бөдрә таллар шаулый,
Салкын җилләрдәнме тилмереп.
Яраларга тагын бозлар салма,
Чит җирләрдә бик озак йөреп.

Күзләреңдә синең сөю көче -
Эреп китәм сине бер күреп.
Яратудан барыбер тыялмассың,
Чит җирләрдә бик озак йөреп.

Сүндермичә утлар көтәм сине,
Төннәр буе вакыт үткәреп.
Ялгыз яшәп бәхет табалмассың,
Чит җирләрдә бик озак йөреп.

Күзләреңдә синең сөю көче -
Эреп китәм сине бер күреп.
Яратудан барыбер тыялмассың,
Чит җирләрдә бик озак йөреп

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Төнбоеклар күлдә башын игән" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен