ГлавнаяИсполнители♫ Гузель Уразова & Ильдар ХакимовЯшәргә көч биреп яшисең
название:

Яшәргә көч биреп яшисең


автор:

♫ Гузель Уразова & Ильдар Хакимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1066 просмотров
Сөймәгән ярларны пар итмә,
Беркем дә кералмас арага,
Авырлык килсә дә бүләрбез,
Дошманнар тоз сипсә дә ярага.

Син минем йөрәгем түрендә,
Тормышым маягы син генә.
Яшәүгә көч биреп яшисең
Бары тик син генә, син генә.
Яшикче назланып гөлләрдәй,
Ятларны арага кертмичә.
Безгә бит яшисе бар әле,
Бәхетне ятларга бирмичә.

Син минем йөрәгем түрендә,
Тормышым маягы син генә.
Яшәүгә көч биреп яшисең
Бары тик син генә, син генә.
Сөй әле син мине, сөйгәнем,
Көнләшсен һавада йолдызлар,
Без икәү булганда бәхетле,
Бәхеттә яшәрбез күп еллар.

Син минем йөрәгем түрендә,
Тормышым маягы син генә.
Яшәүгә көч биреп яшисең
Бары тик син генә, син генә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яшәргә көч биреп яшисең" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен